2019 елның 2 нче гыйнвар көнендә Арча үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә беренче бала туды. ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине, Азат һәм Алия Бергалиннарны, Алисә исемле кызлары тууы белән котлап, аларга беренче документ, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Гаиләгә тынычлык һәм игелек, җылылык һәм яктылык, гаилә рәхәте теләделәр!
2 гыйнварда ЗАГС бүлегендә 2019 елның иң беренче сабые теркәлде. Камилә - Шамил һәм Инзилә Булатовлар гаиләсендә 1нче бала. Яшь гаиләгә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә тапшырылды. Без үз чиратыбызда Камиләгә исәнлек-саулык, тәүфиклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.
2 гыйнвар көнне бала тудыру йортында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре туу турында беренче акт язуын рәсмиләштерделәр.
Яшел Үзән муниципаль районы Васильево Шәһәр тибындагы бистәсе Башкарма комитетында "алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. 1968 елның 22 мартында Васильевка авыл җирлеге Советында Владимир Дмитрий улы һәм Светлана Александр кызы рәсми рәвештә үзләренең гаиләләрен теркәделәр. Бу юбилей датасын бергә каршылауга бәхет бик азлар бирелде.
2019 елның 1 гыйнварында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан 1 нче номер астында туу турында акт язуы теркәлде. 2019 елның беренче баласы - 1 гыйнвар көнне 2019 елында дөньяга килгән буе 55 см, авырлыгы 3300 гр булган малай. Ул озак көтелгән сабый булып Илшат һәм Гөлзидә Гафуровлар гаиләсендә туган.
2018 елның 29 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр өчен «Безнең Яңа ел сере» акциясе тәмамланды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, 2018 елның 29 декабрендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган һөнәри конкурс тәмамланды.
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итә!
Узып баручы ел ГХАТ органнары өчен катлаулы, мөһим вакыйгаларга бай булды, алар арасында иң беренче чиратта уникаль яңа мәгълүмати ресурс – гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестрын гамәлгә кертү иде.
Быел 720дән артык яшь кеше клуб эшен карый алды. Бүгенге очрашуның темасы:"Гаиләдә килешә белү" клуб эшендә катнашкан булачак 10 парда зур кызыксыну уятты. Гаилә психологы Гүзәл Закированың чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, сораулар бирелде, бигрәк тә кияүләр акив булды. Яшь өйләнешүчеләр алдында гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова чыгыш ясады, ул никах теркәү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча тулы инструктаж бирде, акт язуы, кул астындагы боҗралар белән алмашу фрагментлары турында сөйләде, барлык заллар буенча экскурсияләр үткәрде. Киләсе 2019 елда «Яшь гаилә мәктәбе» нең беренче дәресе 15 гыйнварда 10.00 сәгатьтә булачак. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз!
Бүген Баулыда яшәүче Хаҗиевлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте.
Зәкәрия Якуп улы һәм Хәлидә Рәкип кызы лаеклы хезмәт юлын узганнар, акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Юбилярларның җиде матур оныклары бар.