2019 нчы елның 1 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Аглиуллиннар гаилəсен дүртенче балалары дөньяга килү белəн тəбрик иттелəр.
70 ел бергә гомер итүне уңышлы туй дип атыйлар, чөнки мондый юбилейны бик сирәк бәйрәм итәләр. Гадәти булмаган вакыйга геройлары - Петровлар Николай Александрович һәм Галина Михайловна 31 июль көнне гаять зур гаилә юбилеен билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 елның июленә йомгак ясадылар.
Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогында 50 ел бергә гомер иткән Исаковлар Владимир Геннадий улы һәм Гольшагар Сәйфилман кызы гаилә тормышы юбилеен билгеләп үттеләр.
Туйның алтын юбилее-ул 50 ел, гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе! Әлеге юбилейның символы - иң кыйммәтле һәм затлы металл-алтын. Ярты гасыр бергә гомер иткән кешеләр бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбатладылар.
2019-нчы елның 31-нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Горнаевлар гаилəсенең алтын туйлары үтте.
Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:12-малай һәм 13 кыз. Шуларның 8 е гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 7 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган.
Бүген яңа өйләнешүчеләр белән әңгәмә темасы: «Партнер белән килешә белү». Булачак парларның 38 пары дәресләрдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, үзләре кызыклы һәм дөрес карарлар таптылар, төрле биремнәрне үтәделәр.
Менә июль ае да ахрына житте, әмма алда әле җәй буе. Июльнең соңгы көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда 22 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.
2019 елның 30 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 18 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Исламов Рамиль Инсаф улы һәм Рената Вәсил кызы гаиләсендә булды. 11 июль конне аларның ике уллары туды.Яңа туган сабыйларга Данияр һәм Азамат исемнәре кушылды.
Тантанага чакырылган парлар Мендельсон маршы һәм балалары, оныклары алкышлары астында теркәлү залына керделәр. Ай саен ГХАТ Идарәсендә гаилә парлары өчен бәйрәмнәр үткәрелә, алар бергә шатлык-куанычлар, уңышлар, югалтулар һәм авырлыклар белән гомер кичерәләр.