28 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда күптән түгел генә 14 яшь тулган 36 бала беренче тапкыр Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.
Паспорт алу-олы тормыш юлында яңа мөмкинлекләр һәм җаваплылык символы булган мөһим адым.
Апас муниципаль районына "Россия йөрәге" гаилә уты белән капсула килде. Бу ут мәхәббәт һәм бердәмлек символын гәүдәләндерә. Гаилә елы кысаларында уздырыла торган бу акция, гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеген ассызыклый.
Алмаз белән Элина Баһавеевларны искиткеч вакыйга - никахларын теркәү тантанасы белән котлыйбыз! Яр Чаллыда 2024 елда өйләнешкән 3000 нче пар булу - бу чыннан да үзенчәлекле вакыйга. Яр Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова яшь парларны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2024 елның 27 ноябрендә шәһәрнең 34 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Тантаналар сараенда кунакта булдылар. ЗАГСка Экскурсия-гражданлык хәле актларын теркәү органнары эше белән танышу һәм тормышның юридик аспектлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.
Әниләр көненә багышланган очрашуның кунаклары – Актаныш икенче санлы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде.
Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе белгечләренең «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә туй юбилярларын хөрмәтләүе күркәм традициягә әверелде.
Әгәр ике кешегә бергә булырга насыйп булса, язмыш аларның юлларын һичшиксез берләштерәчәк. Ирле-хатынлы Соколовлар Сергей Петрович һәм Лариса Валентиновна белән дә шулай булды, алар 2024 елның 26 ноябрендә гаилә тормышының 30 еллык юбилеен – Энҗе туен билгеләп үттеләр.
Җылы рухи атмосфера, затлы локация, матур бизәлеш, тәмле өстәлләр, бай программа, юмарт бүләкләр бәйрәмне онытылмаслык итте! ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева бәйрәмдә аерым кунак булды, ул никахлашу һәм аерылышу статистикасы белән уртаклашты, туучылар һәм үлүчеләр саны турында сөйләде, шулай ук кияүгә чыкмаган кызларга үгет-нәсихәт бирде.
26 ноябрь көнне Никахлашу сараенда 14 нче лицейның 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.
ГХАТ бүлеге белгечләре укучыларны документация алып баруын, хезмәткәрләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм «ГХАТ» аббревиатурасының нәрсә аңлатуы, актларның нинди төрләрен теркәүләре турында сөйләделәр. Егетләр һәм кызлар кияү белән кәләш бүлмәләрендә булдылар. Дәрес барышында укучылар кияү, кәләш, ата-ана һәм кунак ролен сынап карадылар.