Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады. Яңа елның беренче ае Мамадыш төбәгенә 7 бала бүләк итте. Туган баланың – бишесе кыз бала, икесе малайлар. Ике бала гаиләдә икенче булып аваз салган, ике бала – өченче, бер бала дүртенче, һәм ике бала бишенче.
Гыйнвар аеның соңгы көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә Хөснетдиновлар гаиләсендә бишенче баланың тууы теркәлде. Сабыйның әти-әнисе Рәмис Илшат улы һәм Гөлназ Фәрит кызы Александровка авылында яшиләр. Алар яңа туган улларына Эмиль исемен куштылар.
2023 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 144 туу турында акт теркәлгән, шуларның 3се игезәк. Яңа туган сабыйларның гомуми саныннан 63 малай һәм 81 кыз теркәлгән. 15 балага карата аталык актлары төзелгән.
Гаилә тормышы юбилярларын авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.
Беренче нәтиҗәләр ясыйбыз! Гыйнвар аенда эш көннәре аз булуга карамастан, Түбән Кама муниципаль районында 77 никах теркәлгән.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 19нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында дәрес узды. Укытучы-психолог Гайфуллина Ләйлә Марс кызы укучылар белән ничә яшьтә өйләнешергә ярау һәм булачак тормыш иптәшеңне сайлау турында сөйләште.
Биектау районы Шигали авылында яшәүче Нәфыйков Канәфия Абзалетдин улы һәм Лениза Салихҗан кызы бергә гомер итүләренең бриллиант юбилеен билгеләп үттеләр. Тарихи юнәлеш рәссамы Канәфи Абзалетдин улы һәм аның тормыш иптәше Лениза Салихҗан кызы менә инде 60 ел кулга-кул тотынышып баралар, шатланалар, рәхмәт әйтәләр, һәркем үз ниятендә иҗат итә.
Туй юбилее - үзенчәлекле һәм уникаль бәйрәм! 2023 елда 50, 55, 60 һәм 65 ел бергә яшәүләрен бәйрәм итүче гаилә парлары булса, Балык Бистәсе муниципаль районы ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
2023 елда беренче пар «Изге теләкләр хаты» акциясендә катнашты, аны Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге үткәрә. Туй көнендә ирле-хатынлы Андрей һәм Юлия Агаповлар сабыйга үз теләкләрен яздылар, аның тууы ГХАТ бүлегендә язылышу көненнән соң беренче булып теркәләчәк.
28 гыйнвар көнне Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 40 ел бергә кулга-кул тотынышып яшәүче Саляев Виктор Николай улы белән Таисия Федор кызын гаилә юбилее белән котладылар.