Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 19нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында дәрес узды. Укытучы-психолог Гайфуллина Ләйлә Марс кызы укучылар белән ничә яшьтә өйләнешергә ярау һәм булачак тормыш иптәшеңне сайлау турында сөйләште.
Дәрес барышында балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, ирләрен яки хатыннарын дөрес сайлау нәтиҗәсендә тормышлары бәхетле булган гаилә парлары үрнәкләре белән уртаклаштылар. Ләйлә Марс кызы тормышыбызны үз кулларыбыз белән коруыбызны ассызыклада. Яхшы тормыш иптәшен сайлау да бездән тора.