Лениногорск муниципаль районында «Рубин юбилей»

2023 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

28 гыйнвар көнне Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 40 ел бергә кулга-кул тотынышып яшәүче Саляев Виктор Николай улы белән Таисия Федор кызын гаилә юбилее белән котладылар.

Юбилярлар «Мендельсон маршы» тавышлары астында залга үтте, тантаналы рәвештә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына имзалаларын калдырды, туй вальсында әйләнделәр. Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Салаевлар гаиләсен котлап тагын күп еллар бәхетле гаилә тормышы теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International