ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия авыл җирлеге сәркатибләре катнашында чираттагы очрашу булып узды. Көнүзәк мәсьәлә булып, шушы араларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Татарстан Республикасының информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә үткәрелгән уку-укыту семинары вакытында күтәрелгән сораулар торды. Моннан тыш Түбән кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның тугыз аена нәтиҗәләр ясады, ә идарәнең баш белгече Гүзәл Сәгыйтова гражданлык хәле актларын теркәгәндә авыл җирлеге сәркатипләре тарафыннан еш җибәрелә торган хаталарга анализ ясады. Әлеге эшне ул, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең тикшерүләре барышында ачыкланган,  мисалларга, ясалган нәтиҗәләргә таянып башкарды
2013 елның 9 октябрендә Килди авыл җирлегендә бик сирәк була торган искиткеч вакыйга – гаилә тормышы юбилярларын котлау узды. Бу – Владимир Васильевич һәм Анна Дмитриевна Романовлар, Юрий Иванович һәм Евдокия Алексеевна Панферовлар, Иван Иванович һәм Ольга Федоровна Панферовлар гаиләләре.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген, 2013 елның 9 октябрендә, «Казан» гаилә үзәгендә беренче мәртәбә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне тугыз гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ана-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантана ахырында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

2013 нче елның 9 ае дәвамында Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнар  тарафыннан 42703 туу турында акт төзелгән (шулардан 365 - үле туган бала, 109 – беренче атнада үлгән бала).

      Өлкәннәр көне - иң якын, хөрмәткә лаек кешеләр, безнең әти-әниләр, әби-бабайлар бәйрәме. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында 53 меңнән артык өлкән кеше яши. Алар арасыннан 60 яшьтән артканнары 19,5 % тәшкил итә. Димәк, барлык түбәнкамалыларның гомуми саныннан чыгып, өлкән кеше дип, һәр бишенче шәһәрдәшебезне әйтә алабыз.

5 октябрь, шимбә көнне ГХАТ булеге бинасы янында, яшь парлар гаилә ныклыгын чагылдырган, 14 гөл жимеш куагын утырттылар. Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар.

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Газизуллиннар Руслан Наил улы һәм Гүзәл Тәлгать кызы гаиләсен уллары Риназ тууы белән котлады. Ул 2013 елның 1 октябрендә Лаеш шәһәрендә 100 нче бала булып туган. Яңа туган баланың әнисенә, Гүзәлгә, больницадан чыкканда туу турында таныклык, уенчыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Ерак Көнчыгышта су басу нәтиҗәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлне көн үзәк мәсьәлә итеп куйган коллектив җыелышы булып узды. ГХАТ идарәсе белгечләренең бердәм килешүе нигезендә, су басудан зыян күргән регионга бер көнлек эш хакын күчерү турында карар кабул ителде. Моннан тыш ГХАТ идарәсе белгечләре Беренче канал уздырган “Всем миром” акциясендә дә актив катнашып 44-47 номерына дистәләгән СМС хәбәрләр юлладылар

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013-нче елның 05 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә “яшел шимбә” уздырылды. Шәһәр урамнарында агач һәм куаклар утырту оештырылды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шәһәребезнең Газинур Гафиатуллин урамын яшелләндерүдә актив катнаштылар. “Мондый тәкъдимнәргә без һәрвакыт әзер. Бу бит шәһәрне яхшыртуга, шулай ук, киләчәктә үзебез утырткан агачлар яныннан узганда, күңелле хисләр кичерергә бик күркәм ысул”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International