Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия авыл җирлеге сәркатибләре катнашында чираттагы очрашу булып узды. Көнүзәк мәсьәлә булып, шушы араларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Татарстан Республикасының информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә үткәрелгән уку-укыту семинары вакытында күтәрелгән сораулар торды. Моннан тыш Түбән кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның тугыз аена нәтиҗәләр ясады, ә идарәнең баш белгече Гүзәл Сәгыйтова гражданлык хәле актларын теркәгәндә авыл җирлеге сәркатипләре тарафыннан еш җибәрелә торган хаталарга анализ ясады. Әлеге эшне ул, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең тикшерүләре барышында ачыкланган, мисалларга, ясалган нәтиҗәләргә таянып башкарды.
Очрашу ахырында Түбән кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге сәркатипләре эшләрен тагын да уңышлырак, нәтиҗәлерәк итеп оештыру турында үз фикерләрен алышты. Әлеге очрашуларның район халкына хезмәт күрсәтүне тагын да югарырак баскычка күтәрү, куйган максатларга ирешүгә ярдәм итү ягыннан мөһимлеге бәхәссез.