Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

    2013 елның 9 октябрендә Килди авыл җирлегендә бик сирәк була торган искиткеч вакыйга – гаилә тормышы юбилярларын котлау узды. Бу – Владимир Васильевич һәм Анна Дмитриевна Романовлар, Юрий Иванович һәм Евдокия Алексеевна Панферовлар, Иван Иванович һәм Ольга Федоровна Панферовлар гаиләләре.

   Алтын туйга кадәр бергә яшәү роле сайлаулы кешеләргә генә төшә    һәм  тормыш бу рольга юкка гына безнең юбилярларны сайламагандыр. Алар барлык тормыш китергән сынауларга лаеклы каршы тора алганнар, бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт саклаганнар, бүген аларга яратулары белән җавап биргән яхшы балалар тәрбияләгәннәр.

    Бәйрәмдә юбилярларны ЗАГС булеге җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы,ветераннар советы рәисе җылы котлап, район һәм авыл җирлеге башлыгыкларының бәйрәм адресын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Үзләре алар районның юбилярлар китабына кулларын куйдылар. Педагогик коллектив белән мәктәп балалары аларга концерт программасы әзерләгән булганнар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International