Өлкәннәр көне - иң якын, хөрмәткә лаек кешеләр, безнең әти-әниләр, әби-бабайлар бәйрәме. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында 53 меңнән артык өлкән кеше яши. Алар арасыннан 60 яшьтән артканнары 19,5 % тәшкил итә. Димәк, барлык түбәнкамалыларның гомуми саныннан чыгып, өлкән кеше дип, һәр бишенче шәһәрдәшебезне әйтә алабыз.
Җилкәләренә күп кенә авырлыклар төшкән, көннән-көн саннары кими бараган, үзләренең тормышлары, хезмәтләре, илгә бирелгәнлекләре белән барысын да җиңгән сугыш ветераннары бүгенге көндә үзләренә аерым иһтирам таләп итәләр.
1 октябрь көнне, традицион рәвештә, Түбәк Кама муниципаль районы мәктәпләре барлык өлкәннәрне үз биналарына чакырып, аларга концерт белән бергә җылы сүз, назлы караш бүләк итеп, олы бәйрәм - Өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр. Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина аеруча җылылык белән 13 микрорайон әби-бабайларын котлап, бәйрәмнең мөһимлеген ассызыклады.
Өлкәннәр илебезнең, һәрберебезнең хөрмәтенә һәм ярдәменә лаек. Бүгенге буын яшьләренең дә, кайчан да булса картлык чорына аяк басып, балалырының ярдәменә мохтаҗлык кичерү мөмкинлеген истән чыгармау да зарур. Шуңа да өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү көннәре, ул үзе яшьләрнең киләчәкләре турында үзенә күрә уйлану көннәре дә булып тора.