05.10.2013 нче елның Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районнының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә зур тантана – алтын туй юбилейы узды.

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

05.10.2013 нче елның Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районнының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә зур тантана – алтын туй юбилейы узды. Бу бәйрәм бик матур, истәлекле вакыйга булып калды. 

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Алтын туегызга җиттегез!

Ходай биргән олы бүләк бит ул –

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту

Яшьләндерә яшәү мәгънәсен.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

Бергә кичергән һәммәсе…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International