Бала тууны теркәү

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

2013 нче елның 9 ае дәвамында Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнар  тарафыннан 42703 туу турында акт төзелгән (шулардан 365 - үле туган бала, 109 – беренче атнада үлгән бала).

Период

Туу турында акт язуларының саны

Динамик үзгәреш

2011 нче елның 9 ае

37 624

2,3% үсеш

2012 нче елның 9 ае

41 423

10% үсеш

2013 нче елның 9 ае

42 703

3% үсеш

2012  нче елның әлеге периоды белән чагыштырганда  Казан шәһәрендә бала тууны теркәү 5% үсеш алган, Түбән Чаллыда - 2%, республика районнарында  - 2,2 % .

Шулай ук шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда республикада икенче, өченче һәм  аннан соңгы балалар туу саны арта бара.

Период

Туу турында акт язуларының барлыгы

Бала тууның чиратлылыгы

1нче

2 нче

3 нче

4 нче   һәм аннан соңгы

2011 нче елның 9 ае

37 624

49%

38,7%

9,7%

2,6%

2012 нче елның 9 ае

41 423

47%

40%

10%

3%

2013 нче елның 9 ае

42 703

46%

40%

11%

3%

Никахлашуны теркәү

2013 нче елның 9 аенда Татарстан Республикасында 26755 пар  никахларын рәсмиләштергән. 2012 нче елның әлеге периоды белән тиңләштергәндә быел 965 парга күбрәк никахлашучылар  акт язуына имзаларын куйганнар.

Период

Никахлашу турында акт язуларының саны

Динамик үзгәреш

2011 нче елның 9 ае

26 431

10 % үсеш

2012 нче елның 9 ае

25 790

2,4% үсеш

2013 нче елның 9 ае

26 755

4 % үсеш

2012 нче елның шул ук  период белән чагыштырганда  никах теркәүнең саны Казан шәһәрендә 5% арткан, Түбән Чаллыда  - 4% , республика районнарында – 3%.

 

 

Аерылышуны теркәү

2013 нче елның 9 ае дәвамында Татарстан Республикасында 11326 аерылышу турында акт төзелгән. 2012 нче елның шул ук периоды белән чагыштырганда быел аерылышуны теркәү 5% арткан.

Период

Аерылышу турында акт язуларының саны

Динамик үзгәреш

2011 нче елның 9 ае

10 890

4% үсеш

2012 нче елның 9 ае

10 789

1% кимү

2013 нче елның 9 ае

11 326

5% үсеш

2012 нче елның 9 ае периоды белән чагыштырганда быел Казан шәһәрендә аерылышуны теркәү 5% арткан, Түбән Чаллыда - 5,2%, республика районнарында - 5%.

2013 нче елның 9 ае нәтиҗәсендә республикада 1000 кешегә уртача 3 аерылышу турында акт язуы туры килә (2,8 – 2012 нче елның шул ук периодында). Шул ук вакытта Казан шәһәрендә әлеге периодта 1000 кешегә 3,2 аерылышу турында акт теркәлгән, Тубән Чаллыда – 3,5 акт, республика районнарында – 2,7 акт.

Республика районары арасында аерылышуны теркәү буенча югары күрсәткечләр Түбән Кама (3,6 акт), Әлмәт (3,3 акт), Алабуга һәм Ютаза (3,2 акт) районнарында билгеләнгән. 1000 кешегә аерылышу  санының иң түбән күрсәткечләре Актаныш (1,1 акт), Балтач һәм Чүпрәле (1,2 акт) районнарында күзәтелгән.

Үлемне теркәү

2013 нче елның 9 аенда 34843 үлем турында акт төзелгән. Үткән елның әлеге периоды белән чагыштырганда быел күрсәткеч 1% арткан.

Период

Үлем турында акт язуларының саны

Динамик үзгәреш

2011 нче елның 9 ае

35 727

6,5 % кимү

2012 нче елның 9 ае

34 559

3,3 % кимү

2013 нче елның 9 ае

34 843

1 % үсеш

2012 нче елның 9 ае белән чагыштырганда 2013 нче елның шул ук периодында Казан шәһәрендә үлемне теркәү 1,4% арткан, республика районнарында - 1% арткан, Түбән Чаллыда -  2% кимегән.

Нәтиҗәдә 2013 нче елның 9 ай дәвамында төзелгән туу турында актларның саны үлем турында актларыннан (7860) өстенлек алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International