Түбән Кама халкы Ерак Көнчыгышка ярдәм кулы сузды

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Ерак Көнчыгышта су басу нәтиҗәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлне көн үзәк мәсьәлә итеп куйган коллектив җыелышы булып узды. ГХАТ идарәсе белгечләренең бердәм килешүе нигезендә, су басудан зыян күргән регионга бер көнлек эш хакын күчерү турында карар кабул ителде. Моннан тыш ГХАТ идарәсе белгечләре Беренче канал уздырган “Всем миром” акциясендә дә актив катнашып 44-47 номерына дистәләгән СМС хәбәрләр юлладылар.

Түбән Камалыларның берсе дә су басудан зыян күргән Ерак Көнчыгыш халкына карата битараф булып калмады. Зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән шушы көннәрдә ТВЦ-НТР каналында иганә телемарафоны булып узды. Әлеге телемарафонда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да катнашты.  Ул Комсомольск-на-Амуре башлыгы белән элемтәгә кереп  түбән камалылар тарафыннан ике миллионга якын акча җыелганлыгын хәбәр итте. Әлеге акция Түбән Кама халкының башкаларның кайгысына битараф түгеллеген тагын бер кат ассызыклады.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International