Татарстанда Халыкара урманнар елы кысаларында республикада агач утырту буенча төрле акцияләр һәм чаралар уза.

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстанда Халыкара урманнар елы кысаларында республикада агач утырту буенча төрле акцияләр һәм чаралар уза. Яшел Узэннең 8 яшь парлары да өйләнешү көнендә, агач утырту акциясендә катнашты. 5 октябрь, шимбә көнне ГХАТ булеге бинасы янында, яшь парлар гаилә ныклыгын чагылдырган, 14 гөл жимеш куагын утырттылар. Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар. Күп кенә ирләр агач утыртуга артык игътибар бирми һәм күп очракта моны кирәк дип тә тапмый. Ә менә Яшел Узэн яшь парларыбыз элеге бурычны утәде.

Киләчәктә дә шундый акцияләрдә бар кеше дә катнашыр дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International