ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә “Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным” дип исемләнгән мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Конкурска барлыгы 300 гә якын эш тәкүдим ителгән иде. Әниләренә булган иң изге, иң садә хисләрен балалар  шигъри юлларга салып, хикәя һәм эссе аркылы җиткерделәр.

Бу тантаналы көндә Маһисәрвәр Хәким кызына район башлыгы урынбасары, районның ветераннар оешмасы рәисе, авыл җирлеге башлыгы рәхмәт сүзләре блән чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, аңа озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр.

Маһисәрвәр Хәким кызы үз җилкәсенә төшкән сынауларны сынмыйча , сыкранмыйча кичергән. Үл армый- талмый  озын хезмәт юлы үткән, җиде бала үстергән, хәзерге көндә 16 оныкның, 15оныкчыкның  яраткан әбисе. Маһисәрвәр Хәким кызы туганнары янәшәсендә, аларның игътибарын,  җан җылысын тоеп яши.

Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде һәм якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлады. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г. Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ЗАО “Автоградбанк”ның 31 операцион офисының җитәкчесе Р.Р.Мифтахов катнашты һәм истәлеккә бүләкләре тапшырды.

2013 елның 22 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районының мәдәният сараенда киләчәк “Әниләр көне” алдыннан танатаналы чара узды. Анда Югары Ослан районы буенча РФ Пенсион фонды идарәсенең җитәкчесе ике бәхетле ата-аналарга ана капиталы сертификатларын тапшырды, ЗАГС бүлегең җитәкчесе әниләргә балаларының тормышларындагы киләчәк уңышлары аларга җиңел булмаган хезмәтләре өчен бүләк булсын дигән теләкләрен белдереп котлады.

Алар арасында Александр Николай улы һәм Нина Михаил кызы Хруниннар, Зөфәр Шәймөхәммәт улы һәм Нәсимә Закир кызы Файзулхаковлар гаиләләре булды. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Баланын тууы хэр гаилэ очен шатлыклы хэм ин мохим вакыйга. «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне дурт гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ана-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантана ахырында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

      Гаилә авторитетын ныгыту, үрнәк  гаилә корырга омтылыш темасы    Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге  белгечләре эшчәнлегендә төп максат булып тора. Бу максатка ирешергә Зәй шәһәре мәктәпләрендә  ГХАТ бүлеге  белгечләре  тарафыннан үткәрелгән Гаилә дәресләре ярдәм итә.

Бу бәйрәмдә көмеш туйларын билгеләп үтүче 8 гаилә, зөбәрҗәт туйларын итүче -5 гаилә һәм бриллиант туйларын билгеләүче 1 гаилә катнашты. Барлык юбилярлар сәхнәгә чакырылды,  аларга җитәкчеләр, туганнары, балалары, оныклары тарафыннан җылы сүзләр әйтелде,һәрбер гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә моңлы җырлар, матур шигырьләр яңгырады.  60 ел бергә гомер иткән Әхәт һәм Разия Хатимовлар районнын “Дан китабына” кабат мәртәбә имзаларын кую бәхетенә дә ирештеләр.

Тантананы шәһәребезнең меры Шайхразиев Васил Гаяз улы котлау сүзләре белән башлады. Бәйрәмдә әниләр белән беррәттән ялгыз әтиләр дә катнашты. Шәһәребезнең данлаган балалар җырлар һәм биюләр багышладылар. Бәйрәм бик сихри рәвештә узды.

    Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә документларны күп функциалы үзәктә кабул итү буенча эшне оештыру мәсәләләре буенча киңәшмә беркетмәсен гамәлгә ашыру максатыннан 21 ноябрьдә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  күп функциалы үзәктә беренче кабул итү үткәрделәр. Бу хакта информация массакүләм мәгълүмәт чараларында бастырылды, ә хезмәт күрсәтүнең әлеге төренә ихтыяҗ булы-булмауны вакыт күрсәтер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International