Юбилярларны олы бәйрәм көнендә муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина өйләренә барып, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде.
Әниләр көне бәйрәме алдыннан Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында туу турында таныклыклар тапшыру чарасы уздырылды. Бу чарада Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сагдиева И.И., Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортының баш табибы Голованов В.А., ГХАТ бүлеге һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре катнашты. Бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмгә юбилярларның балалары, оныклары гына түгел ә барлык авылдашлар да җыелган иде. Аларның гаилә һәм хезмәт юллары авылдашлар өчен үрнәк булып тора. Янтуган авыл җирлеге җитәкчесе Р.А. Замалтдинов юбилярларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.