ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Яр чаллы шәһәренең гражданнар хәле актларын теркәү идәрәсендә Мусиннар Шамил һәм Надежда, Минеевлар Владимир белән Людмила гаиләләрендә дүртенче булып туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде.Әти-әниләрне яңа туган сабыйлар белән чын йорәктән тәбриклибез. Сезгә балалар тәрбияләүдә сабырлак һәм зирәклек, барчагызга да ныклы сәламәтлек һәм шатлык телибез.  

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2013 елның 21 ноябрендә Ана капиталының 20 меңенче юбилей сертификаты тапшырылды.

Шәһәр башлыгы кулыннан юбилей сертификаты Беренче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараеның укытучы – психологы Людмила Салаховага бирелде. Бу гаиләдә өченче бала дөньяга килгән. Шулай ук иң беренче Ана сертификатын алган Гөлнара Даниленкова да бәйрәмдә катнашты. Ул сертификатны 6 ел элек алган.

Әни, әнием, әнкәй – бу гади сүздә күпме изгелек, наз, жылылык жыелган.  Баласына бернинди дэ киртәлэр белмәгән мәхәбәтне кичергән хатын-кызның – ананың данын кутәрик! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.

Бу бәйрәмдә көмеш туйларын билгеләп үтүче 8 гаилә, зөбәрҗәт туйларын итүче -5 гаилә һәм бриллиант туйларын билгеләүче 1 гаилә катнашты. Барлык юбилярлар сәхнәгә чакырылды,  аларга җитәкчеләр, туганнары, балалары, оныклары тарафыннан җылы сүзләр әйтелде,һәрбер гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә моңлы җырлар, матур шигырьләр яңгырады.  60 ел бергә гомер иткән Әхәт һәм Разия Хатимовлар районнын “Дан китабына” кабат мәртәбә имзаларын кую бәхетенә дә ирештеләр.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
15 ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә “Мой папа самый лучший” дип исемләнгән шәһәркүләм проектының “Папа может, папа может…” дип исемләнгән чираттагы этабы булып узды. Уку елы башында старт алган әлеге проектның максаты гаиләдәге, бала тәрбияләүдәге  әти роленең мөһимлеген ассызыклау, бүгенге яшьләрдә эшсөючәнлек, шәфкатьлелек, бер-береңә карата ихтирам кебек сыйфатларны тәрбияләү, гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата игътибарлы, дустанә мөгалләмәдә булуларын пропагандалау. “Минем эти барсын да булдыра” дип исемләнгән символик мәгънәдәге этапта 6 гаилә командасы көч сынашты.  Бәйрәм кичәсе вакытында әтиләре белән берлектә балалар гаиләләренә презентация  үткәрделәр, төрле кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, рәсемнәр ясау осталыгында ярыштылар, хәтта елап та күрсәттеләр. Гомумән әлеге чарада катнашкан бер генә бала  да, бер генә әти дә кәефсезләнеп читтән карап тормады.
2013 нче елның 19 ноябрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге  Ачык ишекләр көнендә 7нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучыларын кабул итте. Чараның төп максаты - яшьүсмерләрне бүлекнең эшчәнлеге белән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тәкъдим ителгән гражданлык хәле актларын теркәү буенча электрон хезмәтләр сервисы белән таныштыру, гаилә кору өчен закон таләпләре, бәхетле гаилә тормышы серләре турында әңгәмә корылды.
2013 елның 20 ноябрендә бәтен Россиядә уздырылга Ана көненә туры китереп Казан шәһәре Идел буе ГХАТ бүлеге бинасында уенчыклар белән җихазландырган балалар бүлмәсе ачылды.
Текст Постановления размещён на официальном сайте Управления ЗАГС Кабинета Министров Республики Татарстан в разделе «Документы и информационно-методические материалы». 

 

       2013 елның 20 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә  гаилә тормышының Алтын Юбилярлары - ирле-хатынлы Иван Петр улы һәм Зинаида Михаил кызы Федоровларны котлау буенча тантаналы чара узды. Алар икесе дә  Мәмәтхуҗа авылында туып, бер мәктәпне бетергәннәр, бер үк урамнарда уйнап үсеп беткәч, очраша башлаганнар, һәм 1963 елның 7 ноябрендә Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл советында язылышканнан соң, 1963 лның 19 ноябрендә туйларын уйнаганнар.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Биредә шулай ук Теләче район халык театры да катнашты. Театр коллективы составында Теләче районы ГХАТ бүлеге мөдире дә бар,алар күрсәткән “Беренче мәхәббәт” драмасын жюри әгъзалары югары бәяләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International