ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2014 ел
җомга

5,10, 25ел бергә яшәүче гаилә дуэтлары башкаруында  яңгыраган җырларның барысы да мәңгелек төшенчә- сөю, ярату кебек саф хисләргә багышланган иде.

     Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  кичәдә  катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде,  тамашачыларны бәйрәм белән котлады.

Королев Михаил Павел улы һәм Асылбаева Арина Алексей кызы тууп ускән авылларында кавыштылар.Беренче гаиля документын иң олкән депутаты Королева Галина Александр кызы тапшырды.Чын күңелдән изге теләкләр яшләргә теләде.Культура хезмәткәрләре  викторина оештырдылар, ГХАТ булеге эшчеләре гаилә битләре тапшырдылар.

2014 нче елның 14 февралендә Түбән Кама районы Каенлы авыл мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган “Мәхәббәтне яңартыйк” дигән кичә үтте. Әлеге бәйрәмгә 10-35 ел бергә яшәгән гаиләләр чакырулы иде.  Һәр гаилә үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр, мәхәббәт кебек саф хисне ни рәвешле озын-озак еллар буена саклап кала алу серләре белән бүлештеләр. Уеннар җыр-моң белән бәйләнеп алып барылды. 35 ел гаилә стажы булган Сахабиевлар кичәдә катнашучыларның барсын да таң калдырып, үзләренең мәхәббәт серен чиштеләр. Аларга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Моннан тыш, чарада катнашкан барлык каенлыларга гражданлык хәле актларын теркәүче авыл җирлеге сәркатибе Гүзәлия Садыкова гаиләләргә мәхәббәт символы - “йөрәк”тапшырды һәм һәрвакыт тәмле телле булырга өндәп, бәйрәм тортыннан авыз иттерде.

Бәйрәм ахырында Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Набиуллин оештыручыларга:  Флера Гариповага, Фәүзия Ахметшинага Разия Якуповага  һәм катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерде. 

          2014 елның 14 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә яшь парларны Гашыйклар көне белән котладылар.

          Гашыйклар көнендә Түбән Кама Тантаналар йортында тормыш юлларын бәйләргә 19 пар теләк белдерде, котлаулар һәм җылы сүзләрдән тыш, тантана барышында алып баручылар аларның  һәрберсен йөрәк формасындагы шар белән буләкләделәр. Яшьләр никахларын нәкъ менә 14 февраль көнне теркәүләренә сөенеп, әлеге кечкенә бүләкне зур итеп кабул иттеләр.

Агымдагы  елның 14 февраль көнендә Түбән Кама шәһәренең төнге клубларның берсендә, 2014 елгы туйлар сезонының рәсми рәвештә ачылу тантанасында,  «Мелодия любви» видеоязмалар конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләделәр. “Мәхәббәтнең аһәңе”  бәйгесе Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе тарафыннан узган елның ахырында үткәрелде. Әлеге конкурста үзләренең никахларын 2013 елда теркәгән яшь парлар катнашты.  Тәкъдим ителгән 20 эштән жюри  тарафыннан өч  видеоязма сайлап алынган иде. Өченче урында Понизовлар, икенче урында Кольцовлар гаиләләре булса, Нәфисә белән Дмитрий Рябовлар беренче  урынны яулады. Әлеге өч парның бер-берсенә мәхәббәт аңлатулары искиткеч самими, саф, үзәккә үтәрлек, иң изге хисләр белән сугарылган булуы белән аерылып тора. Бәйгенең җиңүчеләре ГХАТ идарәсеннән истәлекле бүләкләргә һәм спонсорлар тарафыннан тәкъдим ителгән сертификатларга ия булды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР сәламәтлек министры Адель Вафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ОАО "Татнефть" генераль  директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов катнаштылар.

Сессиядә Бөгелмә муниципаль районының социаль-демографик хәле дә тикшерелде. Мәгълүмәтләргә караганда районда 2014 елның 1 январенә 109722 кеше исәпләнә, 2013 елда барлыгы 1411 сабый дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда үлем 60 кешегә кимегән.

Агымдагы елның 14 февраль көнендә Түбән Кама шәһәренең төнге клубларның берсендә “Все начинается с любви ....”  дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Шәһәребездә икенче ел рәттән үткәрелгән әлеге рәсми рәвештә 2014 елның туй сезонын ачу тантанасында Түбән Кама яшьләре, студентлар, никахларын ел дәвамында теркәргә теләк белдереп, инде туй көннәрен сайлап куйган түбәнкамалылар катнашты. Әлеге чара Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарәсе белән берлектә эзерлзнде. Кичә барышында Евгений һәм Ольга Салангиннарның никахларын теркәү тантанасы булып узды, моннан тыш узган гасырның фотоларын туплаган ретро-фотовыставка, Түбән Камада яшәүче башка милләт вәкилләренең туй киемнәре күргәзмәсе дә эшләде. Аеруча кызыксыну уяткан туй киемнәренең берсе 1880 ел белән даталанган чуваш кәләшенең күлмәге иде. Бәйрәмдә бриллиант юбилярлар Козубенко Алексей Алексеевич һәм  Валентина Андреевнаның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде.

Бәхетле парларның шатлыклы көлүләре, берсеннән берсе изге теләкләрнең яңгыравы, мәхәббәттә романтик аңлашулар – болар барысы да бәйрәмне тагын да бизәп, аның әһәмиятенең зур икәнен ассызыклап торучы дәлилләр булды.

Изге Вәли көне –14 февральдә яшь парлар тарафыннан дөньякүләм билгеләп үтелүче хисле, нәфис кышкы бәйрәм. Мөслим районы яшьләре дә бу традициядән читтә калмадылар. Мөслим ГХАТ бүлегендә нәкъ шушы көнне 3 пар никахларын рәсмиләштерергә теләк белдерде. Алар Гашыйклар көнендә язылышу гаиләләренә бәхет китерер дип өметләнәләр. ГХАТ бүлеге специалисты Магалимова Я.Ш. аларны бәйрәм белән тәбрикләп, истәлеккә “валентинка”лар бүләк итте.

Бу көн алар өчен иң бәхетле һәм якты булып истә калыр өчен ЗАГС  җитәкчесе аларга истәлекле бүләк тапшырды.

Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме  килеп җитте.  Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.

Изге  Вәли көнендә, ягъни барлык гашыйк  булганнарның  бәйрәме кәнендә 6 Баулы  пары үзләренең никахларын теркәделәр. Алар ныклы, бәхетле гаилә корырлар дип ышанып калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International