ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

      Түбән Кама Үзәк Җәмигъ мәчете каршында 2010 нчы елның апреленнан бирле эшләп килүче  мөселман хатын-кызлары советының  агымдагы елның 23 апреленда чираттагы утырышы булып узды. Аңа  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре дә чакырулы иде. Әлеге мөселман хатын-кызларының советы эшенең төп юнәлеше булып гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшьләргә психологик ярдәм, өлкән буын вәкилләренә тиешенчә хөрмәт-ихтирам күрсәтү, тормышларында авыр, каршылыклы хәлләргә очраган дин кардәшләребезгә матди ярдәм итү тора. Моннан тыш мөселман хатын-кызларының советы әгъзалары  “Я=син” дип аталган яшьләр советына да ярдәм итеп, күз-колак булып торалар. Яшьләр исә, үз чиратларында төрле спорт ярышлары оештырып, балалар белән төрле чараларда катнашып, хастаханәләргә ярдәм итү эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәм әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм чараларында мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә бик теләп катнаша.

      23 нче апрельдә, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, сигез яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларга паспортларын Яшел Үзән районы депутаты О.А. Нагайцева тапшырды.
      Спас муниципаль районы беренче урта мәктәпнең унберенче класс укучылары дәресләрнең берсендә гражданлык актларын теркәү хезмәтенең эше белән таныштылар.
      Мәсәлән, алар ЗАГС хезмәтенең кайчан барлыкка килүе, бу тармакта нинди норматив-хокукый актларның кулланылуы турында белделәр, шулай ук дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү тәртибе белән таныштылар.

Узган атнада ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Бәйрәм Рәсәй Федерациясе Гимны белән башланып китте. Тантанада Кама Аланы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Самат Альтапов, РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча Түбән Кама шәһәре идарәсе инспекторы, өлкән лейтенант Людмила Соловьева һәм ата-аналар катнаштылар.

Истәлекле көннәре белән үсмерләрне Самат Альтапов, поселок җитәкчелеге исеменнән котлауларын ирештереп, яшь гражданнарның кулларын кысып, мәктәпләрдә белем алучы 14 яшьләрен тутырган 10 егет һәм кызга паспортлар тапшырды. Аларны тормышта гел яхшы гамәлләр генә кылырга, кешелекле, гадел булырга чакырды. Алар хәзер тормышта иң төп документ – паспорт алып, Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Россия Федерациясе гражданы паспортын кулга алу һәр яшь кешегә гаять зур җаваплылык өсти. Моннан ары мөстәкыйль карарлар кабул итәргә мөмкин, тик кылган гамәлләр өчен дә үзеңә җавап бирергә туры киләчәк. Чөнки бу көн балачак ишекләренең мәңге ачылмаска ябылуы турында хәбәр итә. Тантананы әзерләгән Кама Аланы ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфия Хаппанова, Эчке эшләр хезмәте өлкән лейтенанты Людмила Соловьева: “Сез - Ватаныбызның патриотлары, булачак сакчылары. Россия гражданы икәнлегегезне раслаучы бу документ сезне гомерегез буе озата барачак. Аны югалту, башка кешегә биреп тору граждан өчен хокукый яктан куркыныч тудыра. Шуңа күрә саклагыз, югалтмагыз аны”, – дип теләкләрен, котлауларын ирештерделәр.


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
      2014 елның 22 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Галиуллина Раушания Мөҗәһит кызы ачты. Паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина 44 яшь гражданга паспорт тапшырды.
      Бүген, 2014 елның 22 апрель көнендә, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге Азат һәм Гүзәл Тимбаковлар гаиләсендә икенче һәм өченче бала булып туган илебезнең гражданнары, тагын ике азнакайлының дөньяга тууын тантаналы рәвештә бала тудыру йортында теркәде.
     Районның Гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә Яр Чаллы шәһәренең социаль–педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының “Тарих, архив” факультеты студентлары тәҗрибә туплый. Алар Гражданлык хәлләрен теркәү бүлегенең тарихын өйрәнәләр, теория,эзләнү, иҗади-гәмали эшчәнлекләре буенча тәҗрибә туплыйлар, белемнәрен арттылар
       22 апрель көнне Куныр урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы чоры балалары белән “Сезнең сабырлыкка, сезнең батырлыкка - мәңге-мәңге хәйран калырлык” дигән очрашу булды. Очрашуда Куныр, Дорга, Шода авылларыннан 41 кеше катнашты. Кичәне мәктәп укучылары бик эчтәлекле, сугыш чоры турында видеороликлар күрсәтеп, күңелләргә тиярлек итеп алып бардылар. Ә балачаклары сугыш чорына эләккән абыйлар-апалар үзләренең тормышларын, истә калган вакыйгаларны сөйләп күңелләрне тетрәндерделәр, күпләрнең күзләрендә яшь иде. Сөйләшүләр чәй өстәле артында дәвам итте. Куныр авыл җирлегенең җитәкче урынбасары Илзия Нәҗипова кунакларга үзенең җылы теләкләрен юллады.
      Тыңлаучылар – Тәтеш педагогик колледжы укучылары. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова тыңлаучыларга ЗАГС бүлеге эше турында сөйләде.Ул гаилә, никах кануннары, гаилә парларының хокуклары һәм бурычлары, гражданлык актлары теркәүнең исемлеге һәм тәртипләре, электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү тәртипләре, хокук – норматив документлары белән таныштырды. Шулай ук ЗАГС бүлегендә гаилә һәм никах институтларын ныгытуга карата үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
      Татарстан республикасы шәһәр һәм муниципаль  районнарында санитар-экологик икеайлыгы башланды. Шул уңайдан Кукмара районында да субботниклар бара. 22 апрель, В.И.Ленинның туган көне уңаеннан, Кукмара районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә ЗАГС белгечләре дә якын-тирә территорияне һәм “Ленин бакчасын” җыештыруда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International