Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
      23 нче апрельдә, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, сигез яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларга паспортларын Яшел Үзән районы депутаты О.А. Нагайцева тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International