Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре мөселман хатын-кызлары советының чираттагы утырышында катнашты

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

      Түбән Кама Үзәк Җәмигъ мәчете каршында 2010 нчы елның апреленнан бирле эшләп килүче  мөселман хатын-кызлары советының  агымдагы елның 23 апреленда чираттагы утырышы булып узды. Аңа  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре дә чакырулы иде. Әлеге мөселман хатын-кызларының советы эшенең төп юнәлеше булып гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшьләргә психологик ярдәм, өлкән буын вәкилләренә тиешенчә хөрмәт-ихтирам күрсәтү, тормышларында авыр, каршылыклы хәлләргә очраган дин кардәшләребезгә матди ярдәм итү тора. Моннан тыш мөселман хатын-кызларының советы әгъзалары  “Я=син” дип аталган яшьләр советына да ярдәм итеп, күз-колак булып торалар. Яшьләр исә, үз чиратларында төрле спорт ярышлары оештырып, балалар белән төрле чараларда катнашып, хастаханәләргә ярдәм итү эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәм әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм чараларында мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә бик теләп катнаша.

      Утырышта катнашкан ГХАТ идарәсе белгечләре мөселман хатын-кызлар советы белән берлектә эшләргә әзерлекләрен белдерде. Һәм алга таба гаилә институтын ныгыту юнәлеше буенча уртак эш планын төзү кирәеклеген ассызыклады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International