ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

      25 нче апрель көнне Акбүре авылында туып гомер итүче, тормышның ачысын, төчесен татыган Зартдинова Зәйнәп апага 90 яшь тулды. Шушы олы юбилей уңаеннан Акбүре авыл җирлеге башлыгы һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәйнәп апаны котларга килделәр. Җәүдәт Мәхмүт улы һәм Әлфирә Хәбибулла кызы юбилей белән котлап  исәнлек–саулык теләделәр, район хакимияте һәм авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

      Түбән Кама муниципаль районы Сухрау авыл җирлегендә апрель аеның әлеге кояшлы көннәрендә “Кошлар көне” булып узды. Авыл халкы белән бергә кошларны каршы алырга, аларга оялар ясарга дип, авыл урамына Сухрау авыл җирлегенең башлыгы Ришат Галимов та чыкты. Традицион рәвештә яз айларында үткәрелә торган әлеге чара һәр гаиләне тагын да берләштерә, балаларны хезмәт яратырга өйрәтә, бердәмлеккә өнди. “Җәй илчеләре- кошлар өчен ясалган берсеннән-берсе матур, уңайлы ояларны бергәләп урнаштырып кую, кошларны каршы алу – үзе үк гаилә кыйммәтләрен тирәнрәк тоярга, аларны бермә-бер арттырырга өнди,” - дип белдерде Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов. 
      25 апрельдә 8 нче “Сандугачым” балалар бакчасында “Гаилә көне” бәйрәме үткәрелде, анда ата-аналар, тәрбиячеләр катнашты. Йосыповлар, Мифтаховлар һәм Шәяхмәтовлар гаиләләре чарага презентация әзерләделәр. Алар “Гаилә альбомы битләре”, “Тату гаилә”, “Мавыгулар дөньясы” дип аталдылар. Балалар “Гаилә учагы” иҗади гаилә проектлары республика конкурсының читтән торып үткәрелгән турында катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Кичәдә төркем малайлары һәм кызлары җырлады, биеде, шигырь сөйләделәр, гаилә турында әйтемнәр һәм сәхнәләштерелгән тамашалар әзерләделәр.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      Буа районының ГХАТ бүлегендә 24 апрельдән авыл җирлекләре белгечләре өчен консультацион-методик семинарлар башланды. Семинарларның төп бурычы булып авыл җирлекләре белгечләре өчен методик ярдәм күрсәтү һәм гражданлык хәле актларын теркәгәндә очраган сорауларга җавап бирү тора.
        2014 нче елның 24 апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган 33 мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.
      Тантанада район Башлыгы урынбасары Салават Гыймранов, Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөбәрәкшина, ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова катнашты.
     2014 елның 24 апрелендә “Казан” гаилә үзәгендә 1000 язылышучы пар теркәлде. Бу вакыйганы көтмәгән Рөстәм һәм Светлана таң калып каршыладылар. Аларның исемнәре “Казан” гаилә үзәгенең почет китабына кертелде.
      Яшь гаиләгә бәхет, шатлык, никахлары озын гомерле булуын теләп калабыз!
      Тауиле авыл җирлегендә гомер итүче Анастасия Борисовна Иванова шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Юбилярның тормыш китабы бик бай: сугыш елларында комиссия яу кырына алмагач, 16 яшеннән үк басуда комбайнчы булып тир түгә. Сугыштан исән-сау кайткан авылдаш егет Николай белән матур гына гаилә коралар, 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары, 25 оныгы, 39 оныкчыгына шатланып гомер итә Настя әби.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
       Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Россия ФМХИ территориаль пункты башлыгы В.Г.Зубова балаларга Россиядә паспорт системасы тарихы турында сөйләде, 1934 елдан башлап гражданнарга бирелгән паспорт үрнәкләрен күрсәтте һәм балалар арасында зур булмаган викторина уздырды.
      Шулай ук әлеге чарада ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Александр Малафеев – кызы, РФ яшь гражданины Мария туу турындагы таныклыгын тапшырды.
      Тантананың ахырында балалар һәм аларның туганнары миграция һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән истәлек өчен фотога төштеләр.
      Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Благодатное авылы мәдәният йортында агымдагы елның 23 нче апрелендә “Тукай безгә язлар белән килә” дип исемләнгән шигъри бәйге үтте. Шигырь бәйрәменә балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар, апа-энеләр дә чакырулы иде. Искиткеч гүзәл гаилә бәйрәменә әверелгән шигырь бәйгесендә  беренчелекне Роман Сорокин, Эрика Амирова, Анастасия Тимофеева һәм Оксана Бликина белән Анастасия Гаврилованың дуэты яулады. Шигырь укучы балалар да, аларның әти-әниләре дә Габдулла Тукай иҗатына багышланган викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр, бөек шагыйрьнең олыларга да, балаларга да таныш булган “Туган тел”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Яһүд яңа Кисекбаш” кебек әсәрләрен хәтерләрендә яңарттылар.


      Бала туу - зур шатлык. Ә игезәкләр туу икеләтә шатлык. Игезәкләр туу белән әти-әниләргә икеләтә шатлык һәм бәхет килә, шулай ук җаваплылык та икеләтә була. Ә шулай да күп кенә парлар игезәк балалар турында хыялланалар. 23 апрельдә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Марат һәм Екатерина Насыровлар гаиләсендә туган игезәк кыз һәм малайның тууын теркәделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М.Хәкимова балаларның әтиләренә туу таныклыгын тапшырды һәм иң изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International