Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә илебезнең яшь граҗданнарына паспорт тапшыру тантанасы үтте

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
       2014 нче елның 24 апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган 33 мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.
      Тантанада район Башлыгы урынбасары Салават Гыймранов, Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөбәрәкшина, ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова катнашты.
       Район Башлыгы урынбасары Салават Гыймранов яшь малайларга һәм кызларга изге теләкләрен җиткерде, укуларында зур уңышлар, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яулауны теләде.  
       Укучыларга илебезнең геральдикасы турында белемен тикшерү нияте белән викторина үткәрелде. Шәһәр мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән музыкаль номерлар бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International