ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә
Баулы ГХАТ бүлеге һәм шәһәрнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре халкыбызның традицияләрен  һәм йолаларын яңартуга багышланган эшне дәвам итәләр. 
      ЗАГС бүлеге урнашкан “Барс” спорт һәм мәдәният комплексы тирәсен тулысынча чистарттылар. “Шәһәребезне тагын да чистарак итик!” девизы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен өмәдә генә түгел, калган көннәрдә дә актуаль булып калыр.Чөнки озакламый туйлар вакыты җитәчәк һәм шуның өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләргә, тантана залына кергәнче үк, бәйрәм кәефе булдырырга телиләр.
       2014 елның 26 апрелендә Алексеевск районы Биләр авыл җирлегендә “Агач утырту көне” акциясе үтте. Бу файдалы эштә авыл кешеләре, мәктәп укучылары, ветераннар һәм оешмаларның хезмәткәрләре катнашты. Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре дә актив катнаштылар, алар берничә дистә агач утырттылар.
      2014 елның 26 апрелендә Спас муниципаль районы Болгар шәһәрендә “Агач утырту көне” акциясе үтте. Бу файдалы эштә шәһәр кешеләре, мәктәп укучылары, ветераннар һәм оешмаларның хезмәткәрләре катнашты. 
      Традиция буларак, Мөслим муниципаль районында да җирлектә язгы чисталык ике айлыгы үтә. Айлык кысаларында территорияне чүптән арындыру, агачлар утырту һәм агач-куакларны санитар кисү каралган.
      2014 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм Казан шәһәре муниципаль оешма башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Республикада табигатьне саклау максаты белән оештырылган "Урман утырту көне" акциясендә актив катнаштылар.

26 апрель көнне Питрәч ГХАТ бүлегендә хәр өйләнешкән парга яңа гаилә төзү символы итеп чыршы усентесе буләкләнде. 


25
апрель, 2014 ел
җомга
      2014 елның 25 апрелендә Гиниятуллиннар гаиләсен, аларның язылышуларына 50 ел тулу уңае - Алтын туйлары белән ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге мөдире Миннигалямова Е.Я. котлады. Зөфәр абый Салих улы белән Нурсинә апа Габделхак кызы дус, тату, бердәм, пар канатлар булып инде менә 5 нче дистәне тутырган. Тормышларында нинди генә кыен чаклар булуга карамастан алар аякларында нык торып игелекле балалар үстергәннәр, инде менә оныкларын да, оныкчыкларын тәрбияләүдә бик теләп булышалар.
      Лаеш муниципаль районында язгы өмә үткәрелде. Бу өмәдә башка оешмалар белән бер рәттән ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

      Дөньяга сабый туудан да матур һәм сихерле мизгел юктыр? Бер-берсен яратучы пар татулыкта һәм килешенеп яшәгән йортка бәхет ничек килә? Яңа туган баланың беренче авазлары ишетелүгә ул йортның барлык почмакларына тарала.
      25 апрельдә Боз сарае кунакханәсендә Пенсия фонды идарәсе белән берлектә чираттагы ана сертификатларын тапшыру тантанасы булды, анда 4 гаилә – Уфимцевлар, Малявкиннар, Филипповлар һәм Мошковлар чакырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International