Менделеевск районында ана сертификатларын тапшыру тантанасы булды

2014 елның 25 апреле, җомга
      Дөньяга сабый туудан да матур һәм сихерле мизгел юктыр? Бер-берсен яратучы пар татулыкта һәм килешенеп яшәгән йортка бәхет ничек килә? Яңа туган баланың беренче авазлары ишетелүгә ул йортның барлык почмакларына тарала.
      25 апрельдә Боз сарае кунакханәсендә Пенсия фонды идарәсе белән берлектә чираттагы ана сертификатларын тапшыру тантанасы булды, анда 4 гаилә – Уфимцевлар, Малявкиннар, Филипповлар һәм Мошковлар чакырылды. Бу гаиләләрнең һәркайсында икенче бала туды. Сертификат алган яшь гаиләләрне Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.З. Хәбибуллин котлады һәм тагын да сабыйлар тууын теләде. Гаилә институты һәм кыйммәтләрен ныгыту максатында “Ныклы гаилә” проектын эшләгән “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре дә котлауларга кушылды, әниләрнең эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр дә изге теләкләр җиткерде.
      Чара балалар көйләре астында узды һәм алып баручы ЗАГС бүлеге мөдире Ф.В.Козырева әйткән “Сезнең гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек”, дигән сүзләр белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International