Баулы музее яңа өйләнешкән парларны чакырып кала

2014 елның 26 апреле, шимбә
      Баулы ГХАТ бүлеге һәм шәһәрнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре халкыбызның традицияләрен  һәм йолаларын яңартуга багышланган эшне дәвам итәләр.
      Никахларын рәсми рәвештә теркәгәннән соң  Тимур һәм Екатерина Исмаиловлар, Александр һәм Алина Даниловлар музейга юл тоттылар. Музей хезмәткәрләре аларны  туй йоласы курчагын ясарга өйрәттеләр. Килен бу көнне керне борынгы заманнарда хатын-кызлар үтүкләгән кебек үтүкләп карады, ә кияү, гаиләсе өчен ризык табучы буларак, балык “тотты”.
      Очрашу ахырында  яшь парлар  кунаклары белән шәһәребезнең һәм районыбызның тарихы белән таныштырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International