ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
      Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 7 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм күп балалы гаиләдә өченче булып туган  сабый Анастасиянең әнкәсе Марина Сачковага сувенир тапшырды. 
      2014 елның 28 апрелендә Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 3 бала тууы теркәлде. Шулар арасында 2014 елда 50 нче булып туган бала да бар иде. Баланың атасына тантаналы рәвештә туу таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
      Агымдагы елның 28 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе белгечләре консультация һәм диагностика бүлеге “Хатын-казлар консультациясе”ндә булачак әниләр белән очрашу уздырды.
      Баулы шәһәренең 14 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы район Советы Аппараты җитәкчесе Р.Г.Хамидуллин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Паспорт белән бергә укучыларга сувенирлар тапшырылды. Тантаналы чарада ГХАТ бүлеге, УФМС бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
      Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе эшлекле дүшәмбедә 2013 һәм 2014 елның беренче ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Нәтиҗә ЗАГС бүлеге, барлык авыл җирлекләре һәм һәртөр актлар буенча ясалды.

      2014 нче елның 28 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында сугыш һәм тыл ветераннары гаиләләре Исхаковлар, Ивановлар, Феофановлар, Коротковлар өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанага ил данын үз иңнәрендә күтәргән шәхесләр чакырылды. Хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаиләләр үрнәк тормыш юлын үтеп яшьләр өчен маяк булып торалар.
      Ике гаилә бәхетле әти-әни булды. Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты исеменнән аларга тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

27
апрель, 2014 ел
якшәмбе

Владимир Иванович белән Мария Дмитриевна катлаулы вакыйгаларга бай тормыш юлы узганнар. Гаилә башлыгы Түбән Кама шиналар җитештерү заводында эшләгән, хатыны медицина хезмәткәре. Гаиләдә 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исә оныклар үстерергә булышалар.


26
апрель, 2014 ел
шимбә
      Район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин катнашында узган бу акциядә районның барлык оешмалары да катнашты. Бу көнне, Бәрле елгасы ярларын ныгыту максатында, 3000 төп агач утыртылды. Киләчәктә без утырткан агачлар районыбызны яшеллеккә күмеп ямьләндереп утырырлар.
      26 нчы апрельдә Апас районында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан һәм “Урман утырту көне” акциясенә кушылып агач утырту көне узды. Биредә барлык хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре дә актив катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр райондашларыбызның һәрберсенең исемен мәңгеләштерү йөзеннән исемле агачлар утыртылды. Бу изге эшкә өлкәннәр белән беррәттән яшьләрдә бик теләп кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International