“Җиңү гаиләләре”

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
      2014 нче елның 28 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында сугыш һәм тыл ветераннары гаиләләре Исхаковлар, Ивановлар, Феофановлар, Коротковлар өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанага ил данын үз иңнәрендә күтәргән шәхесләр чакырылды. Хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаиләләр үрнәк тормыш юлын үтеп яшьләр өчен маяк булып торалар. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина парларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап җылы сүзләр җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International