Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетның ЗАГСбүлегендә ана капиталына сертификатлар һәм районыбызның яңа туучы гражданнарына туу турындагы таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшыру булды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
      Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 7 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм күп балалы гаиләдә өченче булып туган  сабый Анастасиянең әнкәсе Марина Сачковага сувенир тапшырды.           
      “Автоградбанк” өстәмә офисы башлыгы И.В.Гавчева әти-әниләрне “Автоградбанк” аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды. Ана капиталы сертификатын тапшыруга җирлек башлыкларын да чакыру матур традициягә әйләнде. Әлеге тантанада Зур Шәмәк һәм Жуково авыл җирлекләре вәкилләре дә авылдашларын сабыйлары туу белән котладылар һәм истәлекле сувенирлар тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International