Мамадыш районы Тауиле авылы җирлегендә гомер итүче сугыш ветераны Анастасия Иванова 90-еллык гомер бәйрәмен каршы алды

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
      Тауиле авыл җирлегендә гомер итүче Анастасия Борисовна Иванова шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Юбилярның тормыш китабы бик бай: сугыш елларында комиссия яу кырына алмагач, 16 яшеннән үк басуда комбайнчы булып тир түгә. Сугыштан исән-сау кайткан авылдаш егет Николай белән матур гына гаилә коралар, 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары, 25 оныгы, 39 оныкчыгына шатланып гомер итә Настя әби. 
       Тауиле авыл башлыгы Василий Иванов юбилярга Россия президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлау хатын, район башлыгы исеменнән җылы котлау сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге сәркатибе Наталья Валынова истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International