Түбән Кама муниципаль районы Сосновка авыл җирлегендә “Тукай безгә язлар белән килә” дип исемләнгән шигъри бәйге үтте

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
      Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Благодатное авылы мәдәният йортында агымдагы елның 23 нче апрелендә “Тукай безгә язлар белән килә” дип исемләнгән шигъри бәйге үтте. Шигырь бәйрәменә балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар, апа-энеләр дә чакырулы иде. Искиткеч гүзәл гаилә бәйрәменә әверелгән шигырь бәйгесендә  беренчелекне Роман Сорокин, Эрика Амирова, Анастасия Тимофеева һәм Оксана Бликина белән Анастасия Гаврилованың дуэты яулады. Шигырь укучы балалар да, аларның әти-әниләре дә Габдулла Тукай иҗатына багышланган викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр, бөек шагыйрьнең олыларга да, балаларга да таныш булган “Туган тел”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Яһүд яңа Кисекбаш” кебек әсәрләрен хәтерләрендә яңарттылар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International