Менделеевск балалар бакчасында гаилә бәйрәме үтте

2014 елның 25 апреле, җомга
      25 апрельдә 8 нче “Сандугачым” балалар бакчасында “Гаилә көне” бәйрәме үткәрелде, анда ата-аналар, тәрбиячеләр катнашты. Йосыповлар, Мифтаховлар һәм Шәяхмәтовлар гаиләләре чарага презентация әзерләделәр. Алар “Гаилә альбомы битләре”, “Тату гаилә”, “Мавыгулар дөньясы” дип аталдылар. Балалар “Гаилә учагы” иҗади гаилә проектлары республика конкурсының читтән торып үткәрелгән турында катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Кичәдә төркем малайлары һәм кызлары җырлады, биеде, шигырь сөйләделәр, гаилә турында әйтемнәр һәм сәхнәләштерелгән тамашалар әзерләделәр.
      Бәйрәмгә чакырылган ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева әлеге бакчада оешкан төркем коллективын тату гаилә дип атады, анда бер-берсенә карата ихтирам һәм хөрмәт хөкем сөрә, дип ассызыклады, мөдир Г.С.Гудовская җитәкчелегендәге мәктәпкәчә учреждение коллективына рәхмәт белдерде. “Гаилә – җәмгыятебез төзелә торган нигез ул, залда балаларын күзәтүче әти-әниләрнең шатлыклы йөзләрен күрү куандыра, гаиләләргә мәхәббәт, сәламәтлек, изгелек телим”, диде һәм балаларга татлы бүләкләр өләште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International