ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
      2014 нче елның 22 апрелендә «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!» дип аталган чара үткәрделәр. Егет–кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
      21 апрельдә Буа муниципаль районында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Район башлыгы А.К.Айзетуллов бәйрәм чарасына чакырылган, күп уңышларга ирешкән авыл җирлекләре җитәкчеләренә һәм сәркатипләренә, ГХАТ бүлеге белгечләренә Дипломнар, Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә катнашучылар район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасын карадылар.  
     21 апрельдә безнең илдә икенче тапкар Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр.
     Чаллыда бу бәйрәм С.Садыйкова исемендәге концертлар залында узды. Иң яхшы хезмәткәрләрне ТР Президенты, Министрлар Кабинеты, шәһәр башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

      21 апрельдә Менделеевск муниципаль район башлыгы И.А.Привалов авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә ЗАГС бүлеге мөдире Ф.В.Козырева чыгышы да көн тәртибенә кертелде.

      Инде белүебезчә, 2013 елда 21 апрель «Муниципаль берәмлекләр көне» итеп игълан ителде. Шул уңайдан Саба районы җитәкчелеге райондагы барлык муниципаль хезмәткәрләрне, лаеклы ялда булган ветераннарны Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортына җыеп, бәйрәм күчтәнәче бүләк итте.
     2014 елның 21 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 7 ана ия булды. 
     Игътибар үзәгендә районыбызга игезәкләр бүләк иткән Ирина Муллахмәтова һәм Ирина Павлова булды. Алар районыбызның халык санын ике кыз һәм ике малай белән тулыландырдылар.
     Ике елдан бирле илебездә тагын бер бәйрәм – Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу яңа бәйрәм җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү буенча үзенең максатына иреште дә инде.
      21 апрель – дүшәмбе көнне үзәк мәдәният йортына авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин барысын да Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте, авыл җирлекләренең гражданнар җәмгыятен, авылда эшмәкәрлекне, төзекләндерү-матурлау, чистартуны, спорт һәм социаль иминлекне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
      15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Буа муниципаль районында 2014 елда “Алтын” туйларын билгеләп үтүче юбилярларны традиция буенча район мәдәният йортында тәбрикләү планлаштырыла. Бу елны 10 тапкыр билгеләп үтеләчәк әлеге бәйрәмгә юбилярларның балалары, оныклары, якыннары белән бер рәттән мәктәп укучылары һәм студентлар да чакырыла. Бу көннәрдә ГХАТ бүлегендә әлеге зур бәйрәм чарасына мәгълүматлар туплау башланды.
      2014 елның 21 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында матур тантана узды. Анда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары да катнашты.
      Бәйрәм зур концерт белән тәмамланды.

Бу көнне җирле үзидарә системасында эшләүче барлык белгечләр зур залга җыелды. Эштә аеруча уңыш казанганнарга ЕМР башлыгы Г.Е.Емельянов үз кулы белән мактау грамоталары тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International