Алабуга районы Костенеево авылында Олы көнгә багышланган бик күңелле бәйрәм булды. Бу бәйрәмдә авылның олысы-кечесе катнашты.
19 апрельдә “Бердәм Россия” партиясе эгидасы астында Ижёвка авылы мәдәният йорты бинасында масштабы һәм әһәмияте буенча гадәти булмаган чара – Гаилә иминлеге фестивале булды. Гаилә бәйрәмнәре үткәрү авылда изге традициягә әйләнде. Әлеге фестивальгә Мәскәүдән, Чаллыдан почётлы кунаклар килде. Бәйрәмдә район советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов, мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева, авыл җирлекләре башлыклары, клуб мөдирләре катнашты.