Олимпиадада кабынган мәхәббәт

2014 елның 18 апреле, җомга
       2014елның 18 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре  Тантаналар сараенда Анатолий Пасмуров һәм Мзия Арабули никахы рәсмилләштерелде.
       Алар XXII Кышкы Олимпия уеннарына әзерлек вакытында Сочи шәһәрендә танышканнар. Шуңа күрәдер туй залы да олимпик символикасы белән бизәлгән. Анатолий август аеннан контракт буенча Сочида баш эксперт булып эшли.
      Мзия Сочига Минеральные Воды шәһәреннән өч ел элек күченгән.
      Чаллыга Мзия Яңа ел каршылаганда килә.
      Туйдан соң яшьләр Мексикага сәяхәт кыларга ниятлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International