19 апрельдә “Бердәм Россия” партиясе эгидасы астында Ижёвка авылы мәдәният йорты бинасында масштабы һәм әһәмияте буенча гадәти булмаган чара – Гаилә иминлеге фестивале булды. Гаилә бәйрәмнәре үткәрү авылда изге традициягә әйләнде. Әлеге фестивальгә Мәскәүдән, Чаллыдан почётлы кунаклар килде. Бәйрәмдә район советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов, мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева, авыл җирлекләре башлыклары, клуб мөдирләре катнашты.
Фестивальнең миссиясе – гаилә кыйммәтләрен яңарту һәм ныгыту, туганнарың һәм якыннарың, димәк авылың һәм халкың тарихына игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Мәскү кунагы, “Ата-ана” кайгыртуы” халыкара иҗтимагый хәрәкәт рәисе, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Клара Мансурова залда җыелганнарга зирәк, изге теләкләр җиткерде.
Ижёвканың хөрмәткә лаек гаиләләре: Забалуевлар, Пономарёвлар, Нургалиевлар, Гоголевлар, Гыйниятуллиннар, Вәлиевлар һәм Судаковлар көн геройлары булды. Бу гаиләләрнең һәркайсын халык уңышлы дип саный. Җыелганнар игътибарына “Минем гаиләм” презентациясе тәкъдим ителде, аның барышында авылдашлары тормышыннан бик күп кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге булды.
Мөһим вакыйга – яшь гаилә туу фестивальнең кульминациясе булды. Җирлек башлыгы Валентина Пономарёва күпсанлы ижёвкалылар катнашында Альбина Нигъмәтуллина һәм Илнар Григорьевларның никахлашу йоласын башкарды.