19 апрель көнне Кайбыч районы мәдәният йортында район оешкан көнгә багышланган тантаналы чара узды

2014 елның 19 апреле, шимбә
      Тантанада район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында яшәүче Зиннәтҗановлар, Зур Тәрбит авылыннан Гибадеевлар, Хуҗа-Хәсән авылыннан Губеевлар гаиләләренә ана (гаилә) дәүләт сертификатын тапшырды. Ә район көне алдыннан гына гаилә корган парлар яңа туган сабыйларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. 
       Озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, Зур Подберезье авыл жирлеге башкарма комитеты секретаре Корсакова Надежда Сергеевнага Татарстан Республикасы Дәүләт советы җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International