«Бриллиант кәләш - 2013” Бөтенрәсәй кәләшләр фестиваленең республика ярымфиналы

2014 елның 20 апреле, якшәмбе
      2014 елның 20 апрелендә Яр Чаллы «Бриллиант кәләш - 2013” Бөтенрәсәй кәләшләр фестиваленең республика ярымфиналы узды.
      Конкурста Яр Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләреннән 13 кәләш катнашты. Конкурсның шарты булып, кызларның узган елда кияүгә чыгулары торды.
      “Татарстан Республикасының бриллиант кәләше - 2013” титулын – Яр Чаллы кызы Гөлинә Шакирова, “Алтын кәләш” исемен – Элиза Галеева, “Көмеш кәләш” титулын – Әлмәт кызы Гүзәл Миназова алдылар.
      “Яр Чаллы шәһәренең бриллиант кәләше” дигән махсус титул белән Раушания Сакун бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International