Биектау муниципаль районында Җирле үзидарә көне

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
      Ике елдан бирле илебездә тагын бер бәйрәм – Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу яңа бәйрәм җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү буенча үзенең максатына иреште дә инде.
      21 апрель – дүшәмбе көнне үзәк мәдәният йортына авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин барысын да Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте, авыл җирлекләренең гражданнар җәмгыятен, авылда эшмәкәрлекне, төзекләндерү-матурлау, чистартуны, спорт һәм социаль иминлекне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул авыл җирлекләренең иң яхшы хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын, Профсоюзлар федерациясе башкарма комитеты, Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең профсоюз комитеты Мактау грамоталарын, ТР Муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатларын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең ике Рәхмәт хатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International