Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына сертфикат тапшыру тантанасы узды
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
2014 елның 21 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 7 ана ия булды.
Игътибар үзәгендә районыбызга игезәкләр бүләк иткән Ирина Муллахмәтова һәм Ирина Павлова булды. Алар районыбызның халык санын ике кыз һәм ике малай белән тулыландырдылар.
Бәхетле аналар иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирновадан алдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләре белән беррәттән Алена Петровна үзенең дә җылы котлауларын юллады. Сертификат тапшырганда районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.