21 апрельдә Менделеевск муниципаль районында киңәшмә үтте

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

      21 апрельдә Менделеевск муниципаль район башлыгы И.А.Привалов авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә ЗАГС бүлеге мөдире Ф.В.Козырева чыгышы да көн тәртибенә кертелде.

      “Чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган шәхесләрнең никахларын теркәү үзенчәлекләре” темасы юкка гына сайланмады. Бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Э.А.Зарипованың контролендә бу мәсьәлә. Авыл җирлекләре башлыкларына чит ил кешеләренең никахын теркәүгә гариза кабул иткәндә нәрсәгә игътибар бирергә, моның өчен нинди документлар тәкъдим итәргә, гражданинның яшәү урыны ничек билгеләнүе һ.б.лар турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International