Бәхет телибез Сезгә!

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
      2014 нче елның 22 апрелендә «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!» дип аталган чара үткәрделәр. Егет–кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәүгә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге белгече Ландыш Ананьева сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International