Азнакай бала тудыру йортында тантаналы рәвештә игезәкләр тууы теркәлде

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
      Бүген, 2014 елның 22 апрель көнендә, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге Азат һәм Гүзәл Тимбаковлар гаиләсендә икенче һәм өченче бала булып туган илебезнең гражданнары, тагын ике азнакайлының дөньяга тууын тантаналы рәвештә бала тудыру йортында теркәде. Ата-ана ихтияры һәм теләге белән аларга Саид һәм Сафина дигән исемнәр кушылды. Тимбаковлар гаиләсен котларга әби-бабайлары, туганнары, дуслары, хезмәт коллективлары да килгән иде. ЗАГС бүлеге мөдире Хәйретдинова Әлфинур Вазых кызы ЗАГС бүлеге исеменнән Әмир, Саид һәм Сафина Тимбаковларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International