Узган атнада ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Бәйрәм Рәсәй Федерациясе Гимны белән башланып китте. Тантанада Кама Аланы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Самат Альтапов, РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча Түбән Кама шәһәре идарәсе инспекторы, өлкән лейтенант Людмила Соловьева һәм ата-аналар катнаштылар.
Истәлекле көннәре белән үсмерләрне Самат Альтапов, поселок җитәкчелеге исеменнән котлауларын ирештереп, яшь гражданнарның кулларын кысып, мәктәпләрдә белем алучы 14 яшьләрен тутырган 10 егет һәм кызга паспортлар тапшырды. Аларны тормышта гел яхшы гамәлләр генә кылырга, кешелекле, гадел булырга чакырды. Алар хәзер тормышта иң төп документ – паспорт алып, Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Россия Федерациясе гражданы паспортын кулга алу һәр яшь кешегә гаять зур җаваплылык өсти. Моннан ары мөстәкыйль карарлар кабул итәргә мөмкин, тик кылган гамәлләр өчен дә үзеңә җавап бирергә туры киләчәк. Чөнки бу көн балачак ишекләренең мәңге ачылмаска ябылуы турында хәбәр итә. Тантананы әзерләгән Кама Аланы ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфия Хаппанова, Эчке эшләр хезмәте өлкән лейтенанты Людмила Соловьева: “Сез - Ватаныбызның патриотлары, булачак сакчылары. Россия гражданы икәнлегегезне раслаучы бу документ сезне гомерегез буе озата барачак. Аны югалту, башка кешегә биреп тору граждан өчен хокукый яктан куркыныч тудыра. Шуңа күрә саклагыз, югалтмагыз аны”, – дип теләкләрен, котлауларын ирештерделәр.