Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда паспортлар тапшыру

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
      2014 елның 22 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Галиуллина Раушания Мөҗәһит кызы ачты. Паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина 44 яшь гражданга паспорт тапшырды.
       Балаларны котларга “Бердәм Россия” партиясе исеменнән Л.Х.Байчурина, район хезмәткәрлере, УФМС һәм ата-аналар килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International