Аксубайдан Николай Иванович и Маргарита Николаевна Жарковлар гаиләсе инде 60 елдан артык бергә гомер кичерәләр. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина аларны «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне белән котлады һәм медаль тапшырды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама Үзәк Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты. Рамазан аенда көн саен үткәрелә торган күмәк авыз ачу мәҗлесләренә мөселман хатын-кызлары белән беррәттән шәһәребезнең төрле оешмаларында хезмәт куючылар да чакырыла. ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге чакыруларны бик теләп кабул итеп ала. Һәр елдагыча, быел да хатын-кызлар башта вәгазь тыңлады, үзләрен кызыксындырган теге яки сорауларын мөгаллимәләргә бирә алды, гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән эшнең торышы белән кызыксынды, мәчет каршында инде 2010 нчы елдан бирле эшләп килүче Мөселман хатын-кызларының Советы оешмасының эш алымнары турында фикер алышты.
Әлеге мөселман хатын-кызларының советы эшенең төп юнәлеше булып гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшьләргә психологик ярдәм, өлкән буын вәкилләренә тиешенчә хөрмәт-ихтирам күрсәтү, тормышларында авыр, каршылыклы хәлләргә очраган дин кардәшләребезгә матди ярдәм итү тора. Моннан тыш мөселман хатын-кызларының советы әгъзалары “Я=син” дип аталган яшьләр советына да ярдәм итеп, күз-колак булып торалар. Яшьләр исә, үз чиратларында төрле спорт ярышлары оештырып, балалар белән төрле чараларда катнашып, хастаханәләргә ярдәм итү эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәм әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм чараларында мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә бик теләп катнаша.
ГХАТ идарәсе белгечләре мөселман хатын-кызлар советы белән берлектә эшләргә әзерлекләрен белдерде. Һәм алга таба гаилә институтын ныгыту юнәлеше буенча уртак эш планын төзү кирәклеген ассызыклады.
8 нче июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык ” көне уңаеннан зур бәйрәм үтте.
Бәйрәм чарасы кияү һәм кәләшләрнең парадыннан башланып китте. Зәңгәр күкне колачлап очкан ап-ак күгәрченнәр барыбызга да мәхәббәт, тигезлек һәм бәхет өләштеләр. Борынгы ярәшү йоласы, исем кушу тантанасы, гаилә юбилейлары парады, тормышларын корып яши башлауларына бары бер генә ел тулган гаиләләр белән очрашып төрле кызыклы уеннар уйнау – болар барысы да бәйрәмнең күрке булып тордылар.
Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык ” көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасының кульминациясе булып “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшыру тантанасы булды.
Барлыгы 2008 нче елдан башлап Түбән Кама муниципаль районында 12 комплект медаль тапшырылган.
8 нче июль көнне ГХАТ идарәсенә бәйрәмгә килгән балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял иттеләр, концерт карап хозурландылар.
Гаилә традицияләрен саклап, бер-беренә тугры булып озак еллар матур гомер итүче үрнәк гаиләләр районыбызда бик күп. Әлеге гаиләләрне нәкъ менә бәйрәм көнне хөрмәтләү күркәм төс ала. Быел да 8 июлҗ көнне бәйрәм чарасына шундый гаиләләр җыелды. Шуларның берсе - Иске Чүпрәле авылында яшәүче һәм үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Флюра һәм Фиркатҗ Җәлаловлар. Аларга шушы тантанада "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.
Бәйрәмгә чакырылган калган хөрмәтле парларыбыз быел үзләренең Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Иске Кәкерле авылыннан Гөлшат һәм Равил Сабирҗановлар шундый хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Аларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып ясаган йомгаклары мондыйрак: гаилнең нигезе - хатын белән ир мөнәсәбәтендә, аларның сабырлыгында. Сабырлыксыз бер нәрсә эшләп булмый. Шуңа күрә гаилә корганнан соң да йөрәктәге дуслык, мәхәббәтне саклар өчен иң беренче сабырлык кирәк.
Шушы хөрмәтле гаиләләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Әхмәтсафа улы Алиуллов кайнар котлады.
Чирмешән районында авылдашларына, бигрәк тә яшьләргә үрнәк булырлык матур гаиләләр бик күп. Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә матур гаилә корып, озак еллар тату һәм бәхетле яшәгән парларга “Тугрылык һәм мәхәббәт өчен“ медале тапшырыла. Быел әлеге бүләккә Чирмешән авылында 50 ел буе үрнәк гаилә корып яшәүче Игнатьевлар - Михаил Александрович һәм Елизавета Петровна лаек булдылар. Юбилярларга медальне Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакировна Долгополова тапшырды. Бу көнне яшь парлар Юрий Жеглов һәм Людмила Бессчастнова законлы никахларын теркәделәр. Игнатьевларны алар да тәбрикләде. Яшь парларга һәм юбилярларга ЗАГС бүлеге истәлекле бүләкләр тапшырды.
2014 елның 15 июль көнендә Арча районының ГХАТ бүлегендә Фатыйхова Динә Рөстәм кызы исеменә 250 нче номер белән туу турында акт төзелеп таныклык бирелде. Изге Рамазан аенда туган сабыйның исеме дә “динле, иманлы” дигәнне аңлата.
Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фатыйхова Люция Рәшидовнаны чын күңелдән кызлары туу белән котлыйбыз. Көтеп алынган мәхәббәт җимешегез сәламәт, акыллы, бәхетле, тәүфикълы, игелекле булып, әти-әнисе тигезлегендэ, шатланып үссен. Балаларыгыз өчен сөенеп, гел аларның шатланып көлүен ишетеп, бәхетле әти-әни булып яшәргэ язсын!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Кукмара районы ЗАГСлар бүлегендә Мостафин Радик Асхадулла улы белән Махинур Таҗетдин кызы гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру тантанасы үтте.
1964 елның 16 ноябрендә Кукмара районының Сәрдекбаш авылында ике гашыйкның йөрәкләре бергә кушыла. “Тату, бик тырыш гаилә, хөрмәткә лаек кешеләр” – дип телгә алалар Мостафиннар гаиләсен авылдашлары. Шатлыкта да кайгыда да алар бергә, бер-берсенә ныклы терәк. Бер-берен аңлап, кулга-кул менә инде 50 ел тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар Мостафиннар. 5 балалары, 11 онык, 3 оныкчык – аларның төп байлыклары. Балалары үсеп җитеп, төрлесе төрле якка таралса да, бик еш төп йортта очрашалар. Туган нигезгә кайтып, газиз әти-әниләренә булшып, бер-берсе белән күрешеп, гаилә учагының җылысын тоеп яшиләр.
Мостафиннар юбилярларның мактау кенәгәсендә кулларын куеп, балдаклар алыштылар, кулларына истәлекле таныклык алдылар. Ихлас котлауларны ирештергәннән соң, аларга бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге бүләк ителде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галиева Р.Х. юбилярларны котлап, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән грамота, Район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы чорында тол калган Ефросинья Ивановна Ларина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лаеклы ялга киткәнче юбиляр “Заря” колхозында эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстереп, әлеге көндә балалары, 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә яши.
Район башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин юбилярны җылы котлап Россия Президенты В.В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның котлау хатларын тапшырды.
Бу көнне “Тормыш” ирекле хәрәкәтен яклау үзәге яшьләр берләшмәләренең һәм студентларның шәһәр советы активистлары тарафыннан Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган акция уздырылды. Акциянең максаты- яшьләрне гаилә институтына тарту, хәзерге заманда гаиләнең ролен күрсәтү. Акция кысаларында яшьләр чистайлыларны бәйрәм белән котладылар, шулай ук ромашка төшерелгән символик ленталар һәм конфетлар өләштеләр. Әлеге акция гаиләдә мәхәббәтне һәм кайгыртучанлыкны саклау ның әһәмияте турында янә бер кат искә төшерде.
Лаеш муниципаль районы Державино авылы жирлегенндә дә бергә 45,50,55 ел гөмер иткән юбиляр парларны котладылар. Парларга котлау открыткалары hәм истәлекле бүләкләр тапшырганда авыл җирлеге исеменнән җылы котлау сүзләре, матур теләкләр җиткерделәр. Узләренә карата шундый ихтибарлы мөнәсәбәт өчен шатлык тулы күз яшьләре, дулкынлану белән юбилярлар бу очрашуны оештыручыларга чын йөрәктән рәхмәт әйттеләр.Барысы 8 парны котладылар.