Тантаналы шартларда “Тугрылык һәм мәхәббәт өчен“ медале белән бүләкләү

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Чирмешән районында авылдашларына, бигрәк тә яшьләргә үрнәк булырлык матур гаиләләр бик күп. Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә матур гаилә корып, озак еллар тату һәм бәхетле яшәгән парларга “Тугрылык һәм мәхәббәт өчен“ медале тапшырыла. Быел әлеге бүләккә Чирмешән авылында 50 ел буе үрнәк гаилә корып яшәүче Игнатьевлар - Михаил Александрович һәм Елизавета Петровна лаек булдылар. Юбилярларга медальне Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакировна Долгополова тапшырды. Бу көнне яшь парлар Юрий Жеглов һәм Людмила Бессчастнова законлы никахларын теркәделәр. Игнатьевларны алар да тәбрикләде. Яшь парларга һәм юбилярларга ЗАГС бүлеге истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International