Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылында яшәүче Тарасова Анна Андреевна шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилен билгеләп үтте. Анна Андреевна гомер буе “Кызыл Йолдыз” колхозында төрле эшләрдә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда, балалары-оныклары игътибарына күмелеп яши.
Тормыш иптәше сугыш ветераны Михаил Иванович белән 61 ел бергә гомер кичерәләр. Авылдашлары өчен үрнәк гаилә булып алты балаларының хөрмәтен тоеп яшиләр.
Озак яшәү серләрен без Кавказ халыклары гына белә дибез. Ләкин андыйлар безнең арада да очрый. 21 нче июль көнне Акбүре авыл җирлеге Сөлчә Баш авылында яшәүче Мухтарова Гөлсем апага 90 яшь булды. Аны туган көне белән котлап КФХ “Ахмәтвәлиева” җитәкчесе Гөлчәчәк Гусман кызы һәм Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы үзләренең изге теләкләрен теләделәр, бүләкләрен бирделәр. Озын, исәнлекле гомерләр сиңа, Гөлсем апа!
21 июльдә Алексеевск муниципаль районы башкарма коитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева һәм район пенсия фонды җитәкчесенең урынбасары Фаттахова Ә.Н. котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Минзәлә районы Кадрәк авылы мәдәният йортында гаилә, мәххәбәт һәм тугрылык көне уңаеннан ”Бергә яшәүләре - олы бәхет” дигән матур кичә уздырылды. Бу бәйрәмне зурлап оештырдылар, чөнки бу авыл җирлегендә үрнәк булып, озак еллар дәвамында кулга-кул тотынып яшәүче гаиләләр бик күп. Бәйрәмгә 25, 30, 35, 40, 45, 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән 18 пар чакырылган иде. Юбилярларны котларга аларның балалары, туганнары, дуслары җыелган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов 55 ел бергә яшәгән Казанөев Михаил һәм Зинаида гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде.
2014 елның 16 июль Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе Н.Кадырова яңа туган сабыйлар Полина Романова һәм Ульяна Русакова тормышларындагы беренче документ - туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкне әти – әниләренә тапшырып, аларга сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссен дигән теләкләрен белдереп, балаларга исем кушу йоласын уздырды.
2014 елның 18 нче июлендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Алтын туйларын билгеләп үтүче – Рашит Абдулла улы һәм Фердався Ашраф кызы Ишмитовлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Р.Ш.Загитова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар. Шулай ук аларга Яшел Узән башлыгы А.В.Тыгин исеменнән «рәхмәт хаты» тапшырылды. Бу искиткеч бәйрәм - балалар, онык-оныкчылар, туганнар, дусларны бергә жыеп, шәһәребезнен “алтын” юбилярларын котлады. Ишмитовлар гаиләсе 40 елдан артык – Горького һәм Серго заводларында тир туккәннәр, урнәк гаилә, Яшел Узәннен “алтын “хәзинәсе.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Минем Татарстан, минем Түбән Камам” дип исемләнгән велопробегта катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән әлеге велопробегны Түбән Кама мэриясе һәм “Нижнекамская газета” редакциясе коллективы оештырган иде. Көньяк урамнан старт алган, тимер атларын иярләгән түбән камалылар Химиклар, Төзүчеләр, Тынычлык проспектлары аша үтеп, “Кояшлы алан” гаилә һәм спорт паркына юл алдылар. Стартта биш йөзгә якын кеше кузгалып китсә, маршрут ахырына таба аларның саннары бер мең тирәсенә җиткән иде инде. Спорт белән бәйле төрле ярышларда бик теләп катнашкан ГХАТ идарәсе белгечләре алга таба да әлеге акцияләрдә катнашачак.
Шушы көннәрдә Спас муниципаль районы Иж-Борискино авылында яшәүче Анна Палагинага йөз дә ике яшь тулды.
Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы вәкиле Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, авылҗирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина котладылар. Тыл хезмәтчәненә чәчәкләрһәм бүләкләр тапшырдылар, тормыш сынауларын күп татыган Анна Осиповнага исәнлек, җан тынычлыгы теләделәр.
2014 елның 17 нче июлендә, жәйнен ин матур кояшлы көнендә, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын, чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова барлык әти - әниләрне мондый олы бәйрәм белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.
Күркәм традиция буенча һәр елның 13нче июлендә Албай авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмдә авылдашлар гына түгел, шәһәрдән, башка авыллардан килгән кунаклар күп катнаша. Мака тау итәгендә бәйрәм җыр-моңнарга күмелеп,төрле кызыклы уеннар уйнатылып үрелеп бара.
Авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков һәм сәркәтип Анна Абрамова бу бәйрәмгә аерым дулкынлану белән әзерләнәләр. Чөнки бу көнне алар юбиляр гаиләләрне тәбриклиләр. Быел алар арасында җирлекнең хөрмәтле гаиләләре - алтын юбилярлар Иван-Ольга Филипповлар, көмеш юбилярлар Григорий-Елизавета Тимофеевлар, Николай-Клара Шалдымовлар. Алар барысы да авыл җитәкчелегенең матур теләкләренә, бүләкләренә, күрсәтелгән игътибарына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әйтергә кирәк, бәйрәмдә шулай ук иң яшь һәм иң өлкән кунак та бүләкләнә.