Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар йортында шәһәребездә 2014 нче елда туган икемеңенче сабыйны теркәү тантанасы булып узды. Туу турында 2000 нче сан астында төзелгән актлар язуы Епишова Ангелина Константин кызының тууына карата төзелгән. Епишовлар гаиләсендә Ангелина икенче бала булып дөньяга килгән. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина сабыйның әти-әнисе Регина белән Константинны котлап, аларга исәнлек-саулык, балаларының тигез, тату тормышта үстерүләрен теләп, Егорга зур аю бүләк итте. Тантанада катнашкан Рәсәй Федерациясенең Пенсия фондының Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча идарәсе башлыгы Лариса Семенова Епишовлар гаиләсенә Ана гаилә капиталына сертификат тапшырды.
2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсендә Идарә башлыгы - Зарипова Эльмира Амировна, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре һәм Самара өлкәсе Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы - Мельник Екатерина Львовна, Идарә башлыгы урынбасары - Красюкова Наталья Павловна, информацион технологияләр бүлеге җитәкчесе - Батухно Марина Викторовна катнашында очрашу узды. Әлеге очрашуның төп максаты гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге хезмәтләрне электрон рәвештә тәкъдим итү буенча тәҗрибә уртаклашу иде.
Гаилә ул – якын, кадерле кешеләребез, ярата, үрнәк ала, кайгырта, яхшылык һәм бәхет тели торган кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә яратырга, җаваплылык тоярга, хөрмәт итәргә, бер-беребез турында кайгыртырга өйрәнәбез дә инде.
Бөреле авыл җирлегендә бу гаилә бәйрәмен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде. Быел да мәдәният йорты белән авыл китапханәсе коллективлары “Барыбыз да өйдә булгач, җан тыныч” дигән кичә оештырдылар. Бәйрәм биш яшьлек Аня Самойлованың гаилә турында шигырь укуыннан башланып китте. “Хоровод”, “Мы вместе” җырларын Варвара һәм Таисия Марченколар башкарды. Күңелле викториналарда балалар да, әти-әниләр, әби-бабайлар да катнашты. Чә-чәкләр, туганлык җепләре турындагы сорауларга бик тиз һәм дөрес җавап бирделәр, “Халык әйтсә, хак әйтә” дигән конкурста гаилә фольклорын белүләрен күрсәттеләр. “Тегүче”, “Золушка”, “Бозны эрет”, “Бергә атлау күңелле” дип аталган команда ярышларында катнашырга балалар атлыгып торды. Конкурсларда җиңү-челәр татлы бүләкләр алды, ә калганнар күтә-ренке кәефкә ия булды, гаиләләренә ныклык, мәхәббәт һәм тугрылык теләп әйтелгән сүзләрне кабул итте.
23нче июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең танталар йортында ана гаилә капиталына юбилейлы уникемеңенче сертификатны тапшыру тантанасы булып узды. Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы буенча Пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Лариса Семенова күптән түгел генә икенче кызлары туган Шамовлар гаиләсенә әлеге сертификатны тапшырганда дәүләтебезнең гаилә институты сагында торуын кат-кат ассызыклап, кечкенә Эльвира белән апасы Элинага исәнлек - саулык, кояшлы балачак теләде. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе исеменнән шамовлар гаиләсенә яңа йорт төзүгә сертификат тапшырылды.
Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эшкә кереште. Аяусыз сугыш вакытында илебезнең кырларында, завод-фабрикаларында, үз-үзләрен аямыйча, армый-талмый хезмәт куйган әби-бабаларыбызның тормышларына бәйле төгәл һәм тулы мәгълүматлар “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер Китабын бастырып чыгару өчен кирәк. Әлеге күләмле басманың дөнья күрүе бүгенге заман яшьләрендә патриотик рух, тарихи үткәнгә хөрмәт, әби-бабаларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү өчен бик мөһим. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге зур һәм, һичшиксез, бик кирәкле эшне вакытында һәм югары сыйфатлы итеп тиз арада тәмамлар дип өметләнәбез.
22 нче июльдә Яңа поселок мәдәният йортының кече залы кунакларны тантаналы төстә каршы алды. Чөнки бугенге кунаклар гади кунаклар гына түгел, әти-әниләренә бәхет, шатлыкка өстәп, матди ярдәм дә алып килүче нәни бәбиләр иде.
…..Бүлмә түренә урта бер җирдә талдан үрелгән бишек эленгән. Ә бишек эчендә нәни «бәби» йоклый… Бүлмәгэ Ленар Сәйфиев башкаруында «Тал бишек» жыры агыла. Менә кунаклар да җыела башлады. Алар бүгенге бәйрәм чарасының төп гаеплеләре: Сәмәкәй, Новый поселогы, Сосновый Бор, Татарстан совхозыннан килгән иң нәни кунаклар, әти-әниләре, туган тумачалары, дәү әниләре.
Бәйрәмгә район ЗАГС мөдире Мостафина Эльвира Ринатовна һәм пенсия бүлеге идарәсеннән Резедә Назаровна Мөхәммәтшина чакырылган иде. Алар бәхетле әти-әниләрне тәбрикләп Ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм күңелле узды, кунаклар уңай тәэсирләр алып, бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, кәнәгатьләнү хисе белән таралышты.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 22 июль көнне шәһәребезнең 10 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлау сүзләре белән ачты. Балаларин Яр Чаллы УФМС башлыгы З.З.Галиуллина, шәһәр советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Р.Б.Мугерман, туганнары һәм якыннары тәбрикләделәр.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.
22 июль көнне Апас мәдәният йорты каршында балалар өчен күңелле ял чаралары оештырылды. “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” девизы астында узган әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга нинди генә уеннар уйнатмадылар. Нәфис сүз, җыр, биюдә дә сәләтләрен күрсәттеләр сабыйлар. Соңыннан барысы да бүләкләр алып, тәмле сулар, конфетлар белән сыйланып, канәгать булып өйләренә таралыштылар.
Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары һәм дуслары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.
Тантанада Казан шәһәренең Совет районы Пенсион фонды вәкиле Минапова Роза Җәүдәт кызы катнашты.
Роза Җәүдәт кызы үзенең рәхмәт сүзләрен барлык килгән әти-әниләргә җиткерде,ә алып баручы исә сабыйларның исем мәгънәсен аңлатып үтте.
Барлык катнашучы әниләргә сертификат белән чәчкәләр бүләк ителде,аларның гаиләләренә тынычлык,сәламатлек һәм шатлыклар теләнде. Дәүләт ягыннан булган ярдәм илебездә балалар туу санына,гаилә институтының дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясый. Һәрбер хатын-кыз дәүләттән ярдәм тоеп яшәсә,ул әлбәттә үз гаиләсенең киләчәге өчен тыныч булачак.