Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар йортында шәһәребездә 2014 нче елда туган икемеңенче сабыйны теркәү тантанасы булып узды. Туу турында 2000 нче сан астында төзелгән актлар язуы Епишова Ангелина Константин кызының тууына карата төзелгән. Епишовлар гаиләсендә Ангелина икенче бала булып дөньяга килгән. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина сабыйның әти-әнисе Регина белән Константинны котлап, аларга исәнлек-саулык, балаларының тигез, тату тормышта үстерүләрен теләп, Егорга зур аю бүләк итте. Тантанада катнашкан Рәсәй Федерациясенең Пенсия фондының Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча идарәсе башлыгы Лариса Семенова Епишовлар гаиләсенә Ана гаилә капиталына сертификат тапшырды.